Узган атнада “Яраг-Казмаляр” үткәрү пункты аша Төркиядән Русия территориясендә сатар өчен ашый торган йомырка керткәннәр. Бу хакта Россельхознадзорның сайтында хәбәр итәләр.
Партиянең тоннасы 19,36 тонна (316 800) тәшкил иткән. Моңа кадәр шундый ук күләмдәге йомырканы Төркиядән 3 гыйнварда керткәннәр иде. Төркия күкәйләрен Русиягә быел кертә башладылар.
2023 ел ахырында Русиягә Әзербайҗаннан йомырка китергәннәр иде. Бу ил безгә 72 тонна (1,224 миллион данә) йомырка ташыды.
Русия властьлары 1 гыйнвардан алып 30 июньгә кадәр илгә 1,2 миллиард йомырка кертергә рөхсәт иттеләр. Мондый чараларга ил эчендә йомыркага кинәт хаклар арту сәбәпче булды. Авыр хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белдерүенә, импорт товарның хакын төшерергә мөмкинлек бирәчәк.
Русиядә еллык йомырка җитештерү 46 миллиард данә тәшкил итә. Шулай итеп, йомырканың эчке чыгарылышының 2,6 процентын тәшкил иткән күләмне пошлинасыз кертү тәкъдим ителә. Хөкүмәт бәяләвенчә, мондый күләмнәр хәлне тотрыкландыру өчен җитәргә тиеш.
Чыганак: lenta.ru