Дөньяда ниләр бар?
8 Января 2024, 14:51

“Куллары корысын, яман шеш белән чирләсен...”

Бу сүзләрне МЧС начальнигы үзенең билгесез хезмәткәренә атап әйткән.

karaidel.sitekaraidel.site
Фото:karaidel.site

 Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча Баш идарәсе начальнигы  чиновникка прокуратурага шикаять язган хезмәткәренә онкология белән чирләвен теләгән. Бу сүзләрдән соң җәнҗал чыккан, генерал-майорга карата тикшерү оештырганнар.

Интернетка Волгоград өлкәсе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе утырышында яздырган видео таралган. V1.Ru бамасы редакциясе бу кадрларны аноним шартларда җибәрүләрен хәбәр итә. Киңәшмәнең кайчан узуы билгесез. Түрә  сүзләре алдыннан ни турында фикер алышканнары билгесез, әмма генерал-майор Любавин  хезмәткәрләре белән прокуратурага  билгесез коллегасы тарафыннан аңа каршы язылган шикаять хакында сөйли.

"Открытие" банкын лоббистлык иткән, прокуратура тикшерү үткәргән, хатыны банкта эшли, Любавин аннан преференцияләр һәм башка бар нәрсәләр дә ала. Кем моны язган, беренчедән, тагын бер тапкыр әйтәм, аның куллары корысын һәм бөтен гаиләсе яман шеш белән авырсын. Мин бу сүзләрмә үкенмим, чөнки, чыннан да, инфантиль кешеләр үзләренең шизофреник фикерләрен язганда,  нәрсә эшләгәннәрен аңламыйлар", — ди тыныч тавыш белән МЧС башлыгы.

Ведомствоның югары вазифалы хезмәткәре бу киңәшмәнең күптән узуы хакында әйткән. Ә Любавин исә үз хезмәткәрләренә шикаятьләр язган, хезмәткәрләр дә җавап итеп  гаризалар язганнар. Башка коллегалары сүзләренчә, Любавин  хезмәткәрләрнең эш хакы исәпләрен бер банктан икенче банкка күчерергә мәҗбүр иткән, шул рәвешле үзенә файда алган. Ведомствода эшләүчеләр арасында шул сәбәпле ризасызлык туган.

Әйткәндәй, бу хәбәргә Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн үз фикерен белдергән. Сәясәтче сүзләренчә, МЧС җәнҗал хакында хәбәрдар, бу уңайдан тикшерү бара, “аның нәтиҗәләре буенча генерал-майорның җаваплылыгы турында мәсьәлә  хәл ителәчәк”.

Хинштейн түрә  сүзләрен югары чинлы офицер һәм вазифа биләүче зат өчен  мөмкин түгел дип атады. “Җитмәсә, бу сүзләр  шәхси әңгәмәдә түгел, әвидеоселектор киңәшмәсендә күпләр алдында әйтелгән”, – дигән Хинштейн. 

Хезмәткәрләренә карата  ләгънәтләр укыганчы начальниклар да үзләренең кеше икәнлекләрен онытмаса иде...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас