Мәскәүдә яшәүче пенсионер таныш почтальонны аңа "Приколлар банкы" купюралары белән пенсия китерүдә гаепли. Сейфта 84 яшьлек бабай 2 миллион ялган сум ялган акча тапкан. Телеграм-каналлар язуынча, пенсионер менә инде күп еллар дәвамында аңа пенсия китерүче бер үке почта хезмәткәренә ышанган, акчаларны ул сейфка җыя барган. Декабрь ахырында ул социаль хезмәткәр ханымга коммуналь хезмәтләргә түләргә дип 5 мең сум акча бирә. Тик ханым бер сәгатьтән кире әйләнеп килә дә пенсионерга: “Чын акча урынына ялган акча биргәнсез бит”, – ди.
Пенсионер калган акчаларын да тикшереп карарга булган һәм сейфта “Приколлар банкыннан” 2 миллион сум акча булуын ачыклаган.
Хәзер исә хәйләкәр почта хезмәткәрен полицейскийлар эзли. Шулай ук полицейскийлар пенсионерның ялган акчалары каян барлыкка килүен һәм ул акчалар арасында чын купюралар булганмы, юкмы икәнен тикшерә. Чынлап та, әллә пенсионерга аны почта хезмәткәре китергән, әллә юк. Нишләп 2 миллион сум җыелып киткән “Приколлар банкы” акчаларын ул әле генә ачыклаган? Кыскасы, сораулар күп, җаваплар юк...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.