Подмосковьеда Яңа ел төнендә балык кылчыгы йоткан ирне коткарганнар. Бәйрәм табынында ул кылчык кадалганын сизмәгән, тик соңрак авыртудан җәфалана башлаган.
SHOT Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, Яңа ел төнендә Долгопрудный шәһәренә туганнарына кунакка килгән 44 яшьлек ир балык ашаган. Балык кылчыгының берсе аның тамагына кадалып калган. Ир ризык йотканда авырту тоя башлаган, әмма әллә ни игътибар итмәгән. Тик авырту тойгысы көчәйгән һәм бары тик дүртенче (!) көнне генә ул медикларга барырга уйлаган.
Нәтиҗәдә ирне хирурглар коткарган. Видеоэндоскоп һәм махсус җайланмалар ярдәмендә алар менә-менә тын юлларына төшеп китәргә торган кылчыкны алганнар. Әле балык ризыклары ашарга яраткан ирне Долгопрудный шәһәре дәваханәсенә озатканнар.
Э-э-э-х, шул тамак дигәннәре! Тәмугларга кертә шул...
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.