Воронежда биш катлы йортта яшәүчеләр өч көн җылылыксыз яшәгәннәр. Торбалар челтәрендәге авария эшләре тәмамлангач, фатирларга җылы килә башлаган. Тик тиздән җылынабыз дип сөенүчеләр тагын бәлагә тарыган: торбалар шартлап, фатирларны су баскан.
Шәһәрнең Кольцовская урамында яшәүчеләр Яңа ел бәйрәмнәрен өйләрендә җылылыксыз үткәргән. Узган төндә җылылыкны акрынлап бирә башлаганнар да бит, әмма туңган торбалар мондый нагрузканы “күтәрмәгән”. Нәтиҗәдә алар шартлаган, дүрт фатирда түшәмнән “яңгыр ява” башлаган. Берничә сәгатьтән генә аварияне бетергәннәр, аннан соң янә акрынлап җылылык бирә башларга тиеш булганнар. Идарәче компанияләр хуҗаларга фатирларын ремонтларга булышачакбыз, дип вәгъдә иткәннәр.
Аллаһ ярдәмен бирсен, ачы суыкта таш йортта җылылыксыз берничә (!) көн утыр әле, ә аннары фатирыңны су бассын, ди...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.