Дөньяда ниләр бар?
1 гыйнвар 2024, 21:20

Жириновскийның 2024 елга фаразы билгеле булды

Менә сиңа мә! Кем әйтмешли, Ванга читтә торсын... 

dp.rudp.ru
Фото:dp.ru

ЛДПР партиясенең элекке лидеры Владимир Жириновский 2024 елда АКШ бетәчәк, дип фаразлаган. Бу хакта Gorodche басмасы хәбәр итә.

“2024 елда АКШта сайлаулар булмаячак, чөнки АКШның үзе булмаячак”, – дип, басма сәясмәннең сүзләрен китерә.

Шул ук вакытта, Жириновский фикеренчә, АКШның таркалуына илдәге эчке милләтара низаглар сәбәпче булачак. Масштабы буенча, бу вакыйга, СССР таралудан да ким булмаячак, дип белдергән ул.

Моннан тыш, Gorodche басмасы Жириновскийның тормышка ашкан фаразларын да искә төшергән. Мисал өчен, 2019 елда ЛДПРның элекке лидеры Якын Көнчыгыштагы конфликтны фаразлады. “Украинаның нәрсә икәнен бар да онытачак, чөнки Иран ул сезгә Кытай Халык Демократик Респбуликасы да, Вьетнам да, Косово да түгел. Монда коточкыч вакыйгалар булачак”, – дигән сәясмән.

Моңа кадәр интернетта Владимир Жириновскийның 2012 елда Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты студентлары алдындагы чыгышы видеосын бастырганнар иде. Чыгышы вакытында Жириновский Якын Көнчыгыштагы көрчекне фаразлый. ЛДПР фракциясенең элекке җитәкчесе фикеренчә, кризис Израиль белән Иран арасындагы сугышка әвереләчәк.

Ул шулай ук рәсми Иерусалимның Иран кораллануыннан һәм гарәп иленең яшь халкының саны артуыннан куркуын билгеләп үткән. Шуңа бәйле рәвештә, сәясәтче мәгълүматлары буенча, 2010 елда ук Тегеран белән мөнәсәбәтләрдәге проблемаларны көч белән хәл итү турында карар кабул ителгән. Иранның Израильгә һөҗүм итүен ул шулай ук котылгысыз дип атаган.

Интернетта Жириновскийның Израильнең Палестинага атом һөҗүме турындагы тагын бер фаразы табылган. Видео 2004 елда Жириновский катнашында чыккан «Два против одного» телетапшыруыннан өзек булып тора. Кадрларда сәясәтче «яһүдләрнең дөньякүләм кулисаларына» Якын Көнчыгыштагы конфликтның яңа әйләнешен кабызу файдалы дип хәбәр итә.

Шулай... Кем әйтмешли, Ванга читтә торсын... 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас