3-4 гыйнвар төннәрендә күк йөзендә иң күпсанлы метеор агымнары – “Квадрантида”ны – күзәтергән мөмкин булачак. Бу хакта Уфа планетариенда хәбәр итәләр. Һәр Яңа елның башында Җир “Квадрантида” дип исемләнгән метеор кисәкчәләре агымнары аша уза. Бу агым 26 декабрьдән алып 16 гыйнварга кадәр гамәлдә була. “Квадрантида”лар гамәлләренең максимумы 4 гыйнвар төненә туры килә. Метеор кисәкчләренең агымын шәһәр читендә күзәтү яхшырак. Аларны махсус оптик җайланмаларсыз да күреп була. Агымда еш кына болидлар – чагу эз калдыручы метеорлар – күзәтелә.
Чыганак: bashinform.ru