

Эшкуар Аяз Шабутдиновның канәгатьсез клиентлары саны 41гә җиткән.
Мәскәүдә яшәүче эшкуар хатын Like Центр преподавательләрен белемсез дип атаган. Ул Like Центрдан 330 мең сум акчасын кайтаруны таләп итә. Телеграм-каналлар язуынча, Аяздан каза күргән клиентларга 36 яшьлек эшкуар хатын да кушылган. Ул Мәскәүнең Кутузов проспектында яши. Хатынның вокал студиясе бар. Ул анда - баш преподаватель. Быел мартта югарыда язган бизнес-вумен Like Центрдан 330 мең сумга ике еллык курс сатып алган, курс дәвамында остазлар вокалистканы бизнесын моңарчы булмаган биеклекләргә үрләтергә вәгъдә биргәннәр. Әмма курс башланып берничә "дәрес"тән соң хатын аны туктатырга уйлаган, чөнки преподавательләрнең тиешле квалификациясе булмаган. Бизнес-вумен фикеренчә, кайсыбер "укытучы"лар, үзләренең бизнес-гуру дигән исемнәрен уйлап чыгарган.
Вокалистка акчаларын кайтаруны үтенгән, әмма аның таләбен канәгатьләндермәгәннәр. Хәзер ул мәсьәләне полиция ярдәмендә хәл итәргә тели.
Исегезгә төшерәбез, Like Центр учредительләренең берсе булган Аяз Шабутдиновка мошенниклык маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше буенча 10 елга якын колония яный. Бүгенге көндә аңа каза күрүчеләр гаризалары буенча 15 гаепләү белдерелгән. Тагын 26 гаризаны әле тикшерүчеләр өйрәнә. Шабутдинов ким дигәндә 15 февральгә кадәр СИЗОда утырачак.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.