Дөньяда ниләр бар?
26 декабрь 2023, 05:26

Яңа елны кайда каршы алачаксыз?

Ә нинди бүләк көтәсез?

Русиялеләр 2024 елны кайда һәм ничек каршыларга теләүләре хакында сөйләгән. Күпчелек ватандашларыбыз (67%) Яңа елны өйдә үткәрергә ниятли. ВТБ һәм “Открытие” банклары үткәргән сораштыру шул хакта сөйли.

Сораштыруга ярашлы, 11% русияле Яңа елны туганнарында яисә дусларында каршылаячак. Тагын 3% – дачада, тагын 2% – эштә, кафеда яисә ресторанда, яисә ил буйлап сәяхәттә. 1 проценттан азрак русияле бәйрәмне чит илдә үткәрәчәк. Респондентларның 12% әлегә планнарын хәл итмәгән. 2% кеше бөтенләй Яңа елны үткәрергә җыенмый. 15% респондент Яңа ел каникулларында Русия буенча сәяхәткә чыгарга тели, тагын 3% чит илгә китәчәк.

Русиялеләрнең яртысы диярлек (48%) Яңа ел бүләкләренә 1дән алып 10 мең сумга кадәр акча тотынырга ниятли. 13% – 1-3 мең сум, 19% – 3-5 мең сум, 20%  респондент 5-10 мең сум акчасын жәлләмәячәк.

Сораштыруда катнашкан тагын 11% кеше бу максатка 10-15 сум акча туздырырга әзер. 5%  кеше моңа 15-20 мең сум акча багышларга риза,  соарштыруда катнашкан 7%  кеше 20 мең сумнан артыграк акча тотынырга планлаштыра.   Ә менә 5% кеше Яңа ел бүләкләренә бөтенләй акча туздырырга җыенмый. Бәйрәм табынына килгәндә, русиялеләрнең күпчелеге (43) бер кешегә исәбеннән 1-3 мең сумнан да артмаган сумма  тотынырга тели.  

Бәйрәм бүләкләренә килгәндә, русиялеләр нинди дә булса сюрприз, акча, хуҗалык өчен файдалы әйберләр, гаджетлар, электр приборлары, кибетләргә сертификатлар, кыйммәтле бизәнгечләр көтә. 15% ир-атлар һәм 7% хатын-кызлар бернинди бүләк тә көтми. 

Чыганак: samara.kp.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас