Дөньяда ниләр бар?
26 декабрь 2023, 14:29

СВОда катнашучының гаиләсенә акча урынына кишер биргәннәр, ди

Тик русча әйтмешли, не все так просто...

Волгоград өлкәсе хакимияте  махсус хәрби операциядә яраланып кайткан Олег Рыбкинга  акча урынына ике чиләк кишер белән бер пакет суган тапшырган. Яшелчәләрне  хәрбинең гаиләсенә Яңа ел алдыннан китереп киткәннәр. Бу хакта “Точка” басмасы хәбәр итә.

45 яшьлек Олег Рыбкинны былтыр сентябрьдә мобилизацияләгәннәр. Июньдә ул Работино янындага каты сугышларда яраланган. Рыбкинның хатыны сүзләренчә, ирнең корсак куышлыгына медиклар операция ясаган, ә менә тез буынын дәваламаганнар.

“Ул бик авыртына, аның тезе бөкләнми,  култык таякларсызйөри алмый ул. Авыртуны баса торган һәм йокы дарулары эчеп яши”, – ди хатын.

Яшелчәләрне хатын эштә акта китереп киткәннәр. Аларны хәрбинең әнисе кабул итеп алган. Волгоград өлкәсе властьлары тәүдә бу хәлгә бернинди комментарий бирмәгән.

Әмма соңрак мәсьәләне аңлатканнар. Волгоград өлкәсенең Дубовский районы хакимиятендә махсус операциядә яраланып кайткан Олег Рыбкинның гаиләсенә ике чиләк кишер һәм бер пакет суган бирүне урындагы фермерлар башлангычы  дип аңлатканнар. Төбәк властьларының бу хәлгә карата биргән аңлатмасын “Подъем” китерә.

Хакимияттә Рыбкинның гаиләсенә тиешле бар ярдәм дә күрсәтелгән, дип белдергәннәр.

“Дубовский районында яшәүче ир аңа тиешле барлык төр төбәк ярдәмен алды. Өлкә законнары тарафыннан каралган ярдәм аның гаилә әгъзаларына да күрсәтелә, шул исәпкә  гаиләдәге баланың бушлай балалар бакчасына йөрүе дә кергән”, – диләр хакимияттә.

Ә яшелчәләр җыелмасы күрсәтелгән ярдәм чараларына өстәмә генә булып тора. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас