Дөньяда ниләр бар?
22 декабрь 2023, 08:58

Дистәдән артык кешене үтергән

Чехия тәртип сакчылары атыш белән халыкара терроризм арасында бәйләнеш тапмаган.

Дистәдән артык кешене үтергәнДистәдән артык кешене үтергән
Дистәдән артык кешене үтергән

Чехиянең Прага шәһәре университетында бер явыз 14 кешене атып үтергән. 25 кеше яраланган, унысы авыр хәлдә.
Кичә Прагадагы Карлов университеты философия факультетының 24 яшьлек студенты Давид уку йортына винтовка күтәреп килеп аудиторияләрдә утыручы студентларга һәм бу вакытта университет яныннан үтеп баручыларга ата башлаган. Полиция мәгълүматларына ярашлы, Давид кеше җанын кыю акциясенә җентекләп әзерләнгән. Ул, чит илләрдән үрнәк алып, салкын кан белән явыз ниятен тормышка ашырган. Дистәдән артык кешенең гомерен өзгәннән соң, үз-үзенә аткан.
Чехия тәртип сакчылары атыш белән халыкара терроризм арасында бәйләнеш тапмаган.

Фото:mk.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас