

Таудан шуулар да булмаса, нинди кыш була инде ул дияр күпләр. Килешәбез. Ләкин саклык кагыйдәләрен үтәгәндә генә тау шуу рәхәтлек бирә, кәефне күтәрә. Ә инде кирәкмәгән, куркыныч урыннарда шуу имгәнү белән тәмамланырга мөмкин.
Күптән түгел Уфада Сипайлово бистәсендә 13 яшьлек кыз бала өчен дамбадан шуу күз яшьләре һәм имгәнү белән тәмамланган. Аның танавы сынган. Хәзер Яңа елда рәхәтләнеп ял итәсе, күңел ачасы урында кызыкайга өйдә танавы төзәлгәнне көтеп утырырга кала. Сипайловодагы дамба – балаларның популяр тау шуу урыны. Ләкин аларның дамбада шууын күпләренең әти-әнисе белми дә. Сак булырга кирәк, җәмәгать.