

Калининград өлкәсендә чик буе сакчылары бер хата булу сәбәпле русияленең чит ил паспортын (Калининград өлкәсенә чит ил паспорты белән генә кертәләр) тартып алганнар.
“КрышаТурДома” Телеграм-каналы язуынча, сәяхәтченең документында “Петропавловск-Каматский” (”ч” хәрефе төшеп калган) дип язылган булган. Нәтиҗәдә ир паспортсыз калган. “Күз алдыгызга китерегез, сез Калининградка кунакка барасыз, ди, чик буенда сезнең Русия паспортын тартып алалар, һәм сез кулга яңа паспорт алмыйча, моннан китә алмыйсыз”, – дип зарланган эче пошкан ир.
Портал язуынча, русияле паспортындагы хата турында белгән, әмма документ белән куллануын дәвам иткән һәм моңа кадәр ир бернинди бәлагә дә тарымаган. “Хатаны күргән хәлдә дә гел үткәрәләр иде. Ә кемдер бөтенләй андый озын атамаларны укып та тормый”, – дип сөйләгән ир.
Чыганак: lenta.ru