

Эш шунда ки, алдагы елда утрауда чираттагы хакимият башлыгы сайлаулары үтәчәк. Өстәвенә, Кытай белән мөнәсәбәтләрне көйләргә тырышкан оппозициянең коалиция төзү омтылышлары уңышсыз булган. Тайваньның идарә итүче демократик прогрессив партиясе утрауда бәйсез дәүләт төзү һәм кирәк булганда аны корал белән якларга әзер булуын ачыктан-ачык белдерә. Кытай мондый адым сугыш игълан итүгә тиң булачак дип берничә тапкыр кисәткән, әмма Тайвань үзен күршесенә каршы торыр көче бар сыман тота.
Тайвань белән Кытай арасындагы каршылыклар күптән инде сугышчан яссылыкка күчкән. Алар һәр көнне бер-берсенә яный, икесе дә хәрби көчләрен ишәйтә. Соңгы елларда Кытай армиясе утрау кырында хәрби күнекмәләр үткәрүен көчәйтте. Ул Тайваньга һөҗүм ясау имитацияләрен оештыра, һавага каршы оборона чараларын туктаусыз тикшерә. Йөзләрчә самолетлары Тайвань һава киңлекләренә керә, кайбер чакта бер көн эчендә кат-кат очыш ясыйлар.
Кытайның бу гамәлләре утрау властьларын, миллионнарча доллар акчаларын түгеп, тревога буенча үзләренең аз санлы хәрби-һава көчләрен күтәрергә мәҗбүр итә. Тайвань армиясен дә яңарта. Бу җәһәттән ул үзенең союздашы АКШ белән хәрби килешүләр төзи һәм бу ике арадагы болай да киеренке мөнәсәбәтләрне тагын да ныграк кискенләштерә.
Аңлашылуынча, Тайвань белән Кытайның икътисади көчләре арасында зур аерма бар. Ул тере көчтә дә, техникалар буенча да аерыла. Тайваньның Кытайның хәрби машинасына каршы торырлык көче булмавы аңлашыла. Кытай крейсерлар, субмариналар, су асты көймәләре, хәрби кораблар, меңнәрчә самолетларга ия. Мондый хәлләрдә утрау властьлары хәвефсезлеген саклау өчен Кытай калаларына очып барып төшәрлек канатлы ракеталар әзерләүгә бар көчләрен бирә.
Тайвань үзе беркайчан да Кытайга беренче һөҗүм ясамаячак дип саный сәяси экспертлар. Конфликт килеп чыккан очракта, ул Кытайның Янцзы елгасында төзелгән дөньядагы иң зур плотинага һөҗүм итү белән яный. Тайвань әлеге плотинага һөҗүм ясаган очракта, миллионнарча кешеләрнең гомерләрен куркыныч астына куеп, зуркүләмле техноген һәм гуманитар һәлакәт тудырып, Нанкин, Шанхай һәм Ухань калаларын суга батырачак.
Утраудагы югары вазифалы чиновниклар ил оборонасына багышланган киңәшмәләрендә сугыш очрагында Тайбэйның шулай итеп үч алачагы турында сөйләшкәлиләр икән. Кытай исә хәл-вакыйгалар мондый борылыш алган очракта, татарча әйткәндә, утрауны җир белән тигезләү белән яный.
Фото: aftershock.news