Дөньяда ниләр бар?
18 декабрь 2023, 08:51

Төркиядән йомырка кайтаралар

Шуннан, имеш, хаклар төшәчәк, ди. 

Төркиядән йомырка ташу исәбенә Русия кибетләрендә  бу төр ризыкка хаклар төшәчәк, дип ышандыра икътисад фәннәре докторы, Русия хөкүмәтенең авыл хуҗалыгы-сәнәгать департаментының элекке башлыгы Леонид Холод. Ул шулай ук йомырка бәясенә ниләр йогынты ясавын аңлатты.

“Әгәр базарда сорау һәм тәкъдим арасындагы баланс бозыла икән, шул ук вакытта товар массас өстәлә икән, әлбәттә, бу дисбалансны бетерәчәк һәм товарга булган ажиотажны ябачак. Бу бәяләргә тәэсир итәчәк. Шулай да ике атнадан Яңа ел икәнен онытмагыз. Яңа ел алдыннан сорау кискен төшә. Ә инде халыкның йомырканы запаска алып  куюларын исәпкә алганда, минемчә, аны сатып алмаслар да. Бу да, үз чиратында, сорау һәм тәкъдим арасындагы тигезсезлекне бетерер яисә хаклар үсен бераз туктатыр, яисә хаклар бөтенләй төшәргә мөмкин”, – ди белгеч.

«Йомырканы сатарга кирәгәчәк. Моңа кадәр аны ничек тә сатып алырга кирәк иде, халык акылдан язган кебек унар дистә күкәй сатып алса, хәзер, киресенчә, сәүдә нокталарына һәм кошчылык  фабрикаларына аны сатарга омтылырга кирәк”, – ди Леонид Холод.

Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белдерүенчә, Русиядә тавык йомыркасына бәяләр ике-өч атнадан төшәргә тиеш.  Бу Төркиядән импорт пошлинасыз йомырка ташулары башлангач булачак. Шулай ук министр сүзләренчә, якын арада Русиягә Әзербайҗаннан йомырка кайтара башларга тиешләр. Моннан тыш, чиновник күкәйнең сезон продукты булуын һәм билгеле бер чорда аңа хаклар “гел арта”. Патрушев хаклар артуын дәвам итә, әмма Яңа елдан соң аңа хаклар төшәргә тиеш, ди. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас