Дөньяда ниләр бар?
15 декабрь 2023, 11:28

Зеленскийның уңышсыз сәфәре

АКШта Зеленский Конгрессны Киевка ярдәм күрсәтү мөһимлегенә ышандырырга тырышкан.

Зеленскийның уңышсыз сәфәреЗеленскийның уңышсыз сәфәре
Зеленскийның уңышсыз сәфәре

Украина президенты Владимир Зеленский сугыш утын дөрләтер өчен чираттагы тапкыр акча теләнеп дөнья гизде. Ләкин бу тапкыр "сәяхәте" уңышлы булмады.
АКШта ул ил президенты Джо Байден белән очрашкан һәм конгресстан Киев өчен акча даулаган. АКШка барган чакта Зеленский, кем әйтмешли, юл уңаенда Аргентинага да сугылган. Буэнос-Айреста ул илнең яңа президенты Хавьер Милей инаугурациясендә катнашкан. Анда ул Венгрия премьер-министры Виктор Орбан белән Украинаның Евросоюзга керү мәсьәләсе буенча фикер алышкан. Зеленский Кабо-Вердега да барып ил премьер-министры Жозе Сильва белән уңышсыз сөйләшүләр алып барган.
АКШта Зеленский Конгрессны Киевка ярдәм күрсәтү мөһимлегенә ышандырырга тырышкан. Чыгыш ясаганда начар сүзләр ычкындырган. "Украинага 61 млрд. доллар күләмендә ярдәм күрсәтү планына каршы чыгыш ясаган Американың теләсә кайсы чиновнигы "Путин марионеткасы" булачак дип әйтүе Украина өчен һәлакәткә әверелде", - дип социаль челтәрләрдә язып чыккан "Патриотлар" француз партиясе лидеры Флориан Филиппо. Аның сүзләренә ярашлы, Зеленскийның бу сүзләре конгрессменнарның ачуын чыгарган һәм АКШның яхшы ярдәмен алудан колак кактырган. Кыскасы, Украина президентының "ялкынлы" нотыгы конгрессменнарда яхшы тәэсир тудырмаган.
Ак йорттагы очрашу барышында Байден Зеленскийны юатырга тырышкан, "өмет өзмәскә" чакырган, АКШны Украинаның союздашы булып калачагын әйткән. Вашингтонның Зеленский сораган 60 млрд. доллар күләмендә ярдәм бүлүдә катлаулыклар кичерүен, шуңа карамастан, Украинаның җиңүенә исәп тотуын әйткән. Зеленскийны бөтенләй дә буш кул белән кайтарып җибәрмәс өчен 200 миллион доллар күләмендә хәрби ярдәм пакеты әзерләнүен белдергән. Нәтиҗәдә, Вашингтон ярдәм күрсәтү буенча ныклы вәгъдәләр һәм ышандырулар бирмичә, символик хәрби ярдәм пакеты белән генә чикләнгән.
Сәяси экспертлар билгеләвенчә, Зеленскийның Америкага булган соңгы сәфәре кайчандыр көчле ярдәм күрсәтелгән Украина кораллы көчләренең көчсезләнә баруын күрсәтә. Көнбатыш хуплаган контрһөҗүм уңышка ирешә алмаган кебек, Зеленский зур өметләр баглаган сәфәр дә уңышсызлыкка тарыган. Өстәвенә, АКШның асыл сөякләре (истеблишмент) Украина президентының Американың зур ярдәменә беркайчан да рәхмәтле булмавын исләренә төшергән.
Әйткәндәй, Украинага 61 млрд доллар күләмендә хәрби ярдәм күрсәтү турындагы закон проекты 7 декабрьдә кабул ителергә тиеш булган. Ләкин конгрессменнар мәсьәләне чишү буенча җитәрлек күләмдә тавыш бирмәгән. Бу атна уртасында конгрессменнар Раштуа каникулларына таралышкан. Конгрессның уртак телгә килә алмауларының бер сәбәбе - АКШ белән Мексика арасында чик буе мәсьәләсен чишү буенча сенаторлар арасында бәхәс тууы. Ягъни, ике ил арасындагы чик буен карар өчен миллиардлар үзләренә кирәк. Өстәвенә, АКШ Израильгә хәрби ярдәм күрсәтүгә дә миллиардларын түгә. Хәлбуки, бу хәл-вакыйгалар гади америкалыларның да ачуын кузгатмый калмый. Чөнки ил халкының салым акчалары читкә китә дигән сүз.

Фото:www.mk.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас