

Әбҗәлил районының Гусево авылында укучылар физкультура укытучысыз калганнар. Моның сәбәбе: физкультурадан бердәнбер булган укытучы Илнур Вәлиевны махсус хәрби операциягә алганнар. Бу хакта Baza Телеграм-каналы язып чыккан.
Басмада белдерүләренчә, ирне 2022 елда мобилизацияләгәннәр. Ул вакытта мәктәптә тагын бер физкультурник булган. Әмма күпмедер вакыт узуга ул эштән киткән.
Мәктәп җитәкчелеге ир-атларга алмаш табарга тырышкан, әмма уңышсыз: физкультура дәресләрен тәүдә башка укытучылар үз нагрузкасына өстәмә дәресләр итеп алган, әмма соңрак алар бу эштән баш тарта башлаган.
Укытучылар моны түләүнең аз булуы белән аңлаткан. Моннан тыш, авылга якын урнашкан эре шәһәр Магнитогорск Гусеводан бер сәгать ераклыкта урнашкан.
Хәзер укучыларга физкультура урынына кайсы укытучы буш булуга карап башка дәресләр үткәрә башлаганнар. Укучылар бөтенләй активлыксыз калмасын өчен буэшне класс җитәкчеләренә йөкләгәннәр.
Гусевода яшәүчеләр башка педагоглар белән берлектә республика Башлыгы Радий Хәбировка Вәлиевны мәктәпкә кайтару үтенече белән коллектив хакт язганнар. Балалар, аларның ата-аналары һәм мәктәп хезмәткәрләре Вәлиев заманында укучылар күп медальләр һәм призлы урыннар алуларын язган.
Чыганак: lenta.ru