

Читада Забайкалье краеның хөкүмәте бинасы алдында махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан контрактчы Олег Изосимов, хезмәттәшләренә ярдәм итүне таләп итеп, ялгызы пикетка чыккан.
Пикетка чыгар алдыннан Изосимов Chita.ru басмасына: “Отпускка китәр алдыннан хезмәттәшләре аңардан электр станцияләре, беспилотниклар һәм башка корылмалар алып килүне сораган. “Башка төбәкләрдәге егетләргә нәрсә кирәк, барын да китерәләр. Мин губернатор исеменә хат белән мөрәҗәгать иттем, хакимиятнең беренче каттагы тәрәзәсенә тапшырдым. Әмма җавап алмадым”, – дип сөйләгән.
Хакимиятнең матбугат хезмәтендә Изосимовтан бер мөрәҗәгать тә алмадык дип акланганнар, “беренче каттагы тәрәзәдә” хатлар кабул ителми дип тә өстәгәннәр. Әмма соңрак Chita.ru порталы журналистлары мөрәҗәгать хәрбинең командирыбелән имзалануын ачыклаган.
Нәтиҗәдә Изосимов пикетка чыгып, ачы салкында хөкүмәт бинасы алдында бер сәгать утыргач кына аның янына Забайкалье крае хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Мирхәйдәров чыккан. Түрә аны кабинетына үтәргә чакырган. Әңгәмә вакытында хәрби ярдәмне мөмкин кадәр тизрәк алырга кирәк, чөнки ул авырый һәм отпуск тәмамланганчы дәваланырга кирәк, дип сөйләгән. Изосимов сүзләренчә, Русия хәрбиләренә озатылган гуманитар конвойның яртысы килеп җитмәгән очраклар да булган.
Мирхәйдәров, Изосимовның хезмәттәшләренә кирәкле әйберләр исемлеге белән танышканнан соң, барын да СВО зонасына әзерләп озатачакбыз, дип ышандырган. Моннан тыш, ул контрактчыны дәваханәгә салу турында сөйләшкән.
Чыганак: lenta.ru