

Хәзер яңа министрлар кабинеты җитәкчесе хөкүмәткә кемнәр керүен билгеләргә тиеш. Шуннан соң аның кандидатурасы президент Анджей Дуда раслаячак.
Дональд Туск "Гражданнар коалициясе" альянсын җитәкли. Сәясәтче 2007 - 2014 елларда Польша премьер-министры булган. Шуннан соң (2014-2019 еллар) Европа Советы рәисе вазифасын башкарган.
Сәяси экспертлар Польшаның яңа премьер-министры вазифасына керешкәч Варшава белән Мәскәүнең мөнәсәбәтләре яхшыру ихтималлыгын фаразлый. Туск Евросовет җитәкчесе вазифасын башкарганда Русиягә карата кискен карашта булган. Ә менә Польша хөкүмәте җитәкчесе булып эшләгән елларында безнең президент белән яхшы аралашкан. Шуңа да, һәрхәлдә, ачыктан-ачык дошманлык күрсәтү булмаячак дигән өметләр бар. Берүк шулай булсын! Күрше белән дус яшәүгә ни җитә?!.
Фото:breitbart.com