Дөньяда ниләр бар?
15 декабрь 2023, 11:33

Директор укучы кызны мәктәпкә кертмәгән

75 яшьлек педагогка үсмер кызның кыяфәте ошамаган. 

Валерий Шахов.Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Севастопольдә 57нче санлы мәктәп директоры 15 яшьлек укучы кызны бакыр чәчләре өчен дәрескә кертмәгән.  Бу хакта “Mash  на волне” Телеграм-каналы яза.

Телеграм-канал язуынча, 75 яшьлек педагогка үсмер кызның мәктәпкә чәчен бакыр төскә буяп  килүе ошамаган. Директор аны катгый рәвештә дәрескә кертүдән баш тарткан.

Бары тик укучы кызның әтисе  кысылгач кына мәсьәлә хәл ителә. Ул полиция чакырту белән яный. Әмма мәктәп җитәкчелеге үсмер кызга ультиматум куя: ул чәчен яңадан буярга тиеш.  

Соңрак бу вакыйга белән Севастополь прокуратурасында кызыксынулары хакында хәбәр иттеләр. Белем алу хокукын бозган өчен директорга штраф салганнар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас