

Төркиядә депутат парламентта чыгыш ясаганнан соң дәваханәгә эләккән. “Саадет” партиясе вәкиле Хәсән Битмез Төркия хөкүмәтен Газзә секторындагы сугышка карата мөнәсәбәтен тәнкыйтьләргә дип трибунага чыга. “Әгәр сез бездән котылсагыз да, сез вөҗдан газапларыннан котыла алмаячаксыз, – ди ул. – Тарих газапларыннан котылсагыз да, Аллаһ ачуы котылгысыз”.
Бу сүзләрдән соң депутатның йөрәге туктый. Медиклар аңа реанимация ясый, аннары утырышлар залыннан носилкаларда дәваханәгә алып китәләр. Рентген күрсәтүенчә, сәясәтченең ике мөһим кан тамыры тыгылган булган. Депутатны ясалма кан әйләнеше аппаратына тоташтырганнар.
Чыганак: lenta.ru