

10 көн дәвамында ВСУ солдаты янәшәсендә үлем белән көрәшкән “Бабка” позывнойлы рус хәрбие 20 килога ябыккан. Әле ул көньяк госпитальләренең берсендә реабилитация үтә. Бу хакта журналистларга солдатның әнисе сөйләгән.
Ана сүзләренчә, аның 32 яшьлек улы ай ярым элемтәгә чыкмаган. Ул бик борчылган, шулай да улым исәндер әле дигән өмет чаткысы булган күңелендә. Ә 7 декабрьдә, ниһаять, улы шалтыратып, ВСУ белән сугышларда катнаштым, шулай да үлем тырнагыннан ычкына алдым, дип шатландырган. Соры зонада “Бабка” үзе кебек үк яраланган Украина солдатын очрата, ирләр берничә көн дәвамында бер-берсенә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр, Украина солдаты үлгәнче... Бергә булган вакыт дәвамында алар котылырга тырыша. Калганын хәрби әнисенә сөйләп тормый, аның артык борчыйсы килми.
Ана кеше даими рәвештә улы белән телефоннан сөйләшеп тора. Әмма әлегә улы янына килә алмый. Дәвалану күпме дәвам итәр, әлегә билгесез. Улының фотосын ана бүген генә күргән танышлары күрсәткән.
“Бабка” позывнойлы рус хәрбиен һәлак булган дип уйлаганнар, аны ВСУ белән каты алышларның берсендә югалтканнар. Солдатның аркасы һәм биле ярчыклы яралар ала, ләкин ул исән кала ала. Ачтан һәм сусызлыктан үлмәс өчен хәрби кар ашый һәм акрынлап безнекеләр позицияләренә таба шуыша. Һәлак булган ВСУ солдатлары арасында ул исән калган украинга тап була. Алар бер-берсенә медицина ярдәм күрсәтә һәм икесе дә исән калырга тырыша. Берничә көннән украин солдаты үлә, ә “Бабка”, кулларына таянып, шуышып, безнекеләрнең якындагы позициясенә барып җитә.
Солдатның аяклары бик нык өшегән, медиклар, бәлки, ампутация кирәк булыр, ди.
Кешелеклелеккә кайда да урын бар, хәтта сугышта да...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.