

Хабаровскида балалар бакчасы мөдире балаларга спорт ярышыннан соң Украина гербы сурәтләнгән грамоталар тапшыргач, эшеннән киткән. Бу хакта шәһәр мэры Сергей Кравчук хәбәр итә.
“122нче санлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм аларның ата-аналар алдында гафу үтенәм. Инцидент өчен җаваплылыгын аңлап, бакча мөдире һәм спорт инструкторы эштән китү турында гариза яздылар”, – дигән мэр үзенең Телеграм-каналында.
Вакыйгадан соң барлык балалар бакчаларында өстәмә патриотик чаралар үткәрәчәкләр, дип өстәгән Кравчук.
Балаларга Украина символикасы сурәтләнгән грамоталар тапшырылуы турында кичә, 11 декабрьдә, билгеле булды. Балалар арасында пионербол буенча спорт ярышлары узган, чарада берничә балалар бакчасы катнашкан. Тәрбияләнүчеләр өчен грамоталарны һәр балалар бакчасы үзе әзерләгән.Физкультура буенча инструктор интернеттан грамота шаблонын йөкләгән дә, аны принтер аша чыгарып, ярышларга алып килгән, дип аңлатканнар бу хәлне мәгариф идарәсендә.
Чыганак: lenta.ru