

Бөтен максатлары табыш алу. Югыйсә, уйларлар иде...
Россельхознадзор балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә гомер өчен куркыныч азык-төлек китерелүен ачыклаган. Бу кара исемлектә Ярославль (64%), Тверь (56,8%), Ростов (54,2%), Мурманск (51,3%) өлкәләре алдан килә... Шулай ук Карелия (46,8%) дә калышмый. Башкортстан да шул исемлектәме?
Россельхознадзорның отчет документы белән «Известия» танышкан. Учреждение бу мәгълүматларга «Меркурий» һәм «Веста» товар ташуны тикшерү хезмәтләре ярдәмендә ия булган.
Алда санаган төбәкләр генә түгел, кара исемлек озын әле: Новосибирск (42,9%), Коми (37,8%), Кемерово (36,4%) өлкәләре, Пермь крае (36,4%), Чиләбе (34,9%) һәм Самара (33,6%) өлкәләре, Краснодар крае (32,1%) һәм Свердловск өлкәсе (30,6%) дә шунда!
Фәкать Омск (29,9%) һәм Архангель (29%), ХМАО (27,8%), Курган (28%), Красноярский (26,7%), Нижгар (25,7%), Калуга (24%), Астрахань (20,8%) һәм Сарытау (16,9%) төбәкләрендә мондый хәл, тәртипсезлек дип кенә дә булмый моны – җинаять (!), сирәгрәк.
Россельхознадзор якынча 16 мең учреждениене һәм 9000 товар белән тәэмин итүче оешманы тикшергән. Шуларның 3 меңнәр артыгы (34%) балалар һәм үсмерләрне тәэмин итүче оешмаларга сәламәтлек өчен зарарлы продукция җибәргән.
Әйтик, Краснодар җаваплылыгы чикләнгән «Южный молочный завод» оешмасы 9 т каян алынуы да билгеле булмаган сөт азыгы белән тәэмин итеп яткан. Ел башыннан биредә 13 тапкыр тикшерү үткән, шуның 9 очрагында үсемлек төреннән булган һәм башка өстәмәләр кушылганлыгы ачыкланган. Уйлап карагыз әле, 13 тапкыр тикшергәннәр! Тикшерү булып торуга кармастан, сөт азыклары продукциясен табигый итү өчен тырышып та карамаганнар булып чыга. Балаларга шул гомер өчен зыянлы сыекчаны тәкъдим итүне “җинаять”тән башка пункт белән атап та булмый.
Шөкер, Башкортстан бу кара исемлеккә эләкмәгән. Аллаһ сакласын! “Җавапсызлыклары” чикләнмәгән андый ОООлар тагын күпме икән? Кешеләр нигә шулкадәр оятсыз һәм явыз соң ул. Нигә балаларны рәнҗетүгә юл куела?
Фото: РИА "Новости", coins.su