

АКШ президенты Джо Байден Америка закон чыгаручыларын Украинага яңа ярдәм күрсәтү буенча уртак фикергә килә алмаулары өчен тәнкыйтьләгән. Киевка ярдәм күрсәтүне туктату Кушма Штатлар мәнфәгатьләренә каршы килә, дигән Байден.
«Украинага ярдәм күрсәтү мәсьәләсенең уңышсызлыкка дучар итү — абсолют юләрлек. Бу АКШ мәнфәгатьләренә каршы китә»,—дигән ул. Дәүләт секретаре Энтони Блинкен да шундый ук фикердә тора. «Әгәр АКШ Конгрессы сенаты Украинага яңа ярдәм пакетын хупламаса, димәк, ул Пандора тартмасын ача», — дигән фикерен белдергән.
Ә инде АКШ финанс министры Джанет Йеллен Украинага акча бүлүне коточкыч хәл белән чагыштырган. Закон чыгаручылар яңа ярдәм пакеты буенча уртак фикергә килә алмаса, илнең конфликтта җиңелүенә Вашингтон гаепле булачак дигән. Кушма Штатларның союздашлары Киевка яхшырак ярдәм күрсәтә дип тә әйткән Йеллен.
Америка канкоеш өчен акчасын жәлләми. Акча станокалары да туктаусыз эшли, ахры...
Фото:edition.cnn.com