

Реферуендум барышында венесуэлалыларның 90 проценты күрше Гайана иленең өчтән ике өлешен биләгән Эссекибо төбәген кушу яклы тавыш биргән. Тавыш бирү биш пункттан торган һәм аларның һәркайсында Гайана белән бүгенге чикләрне танымау һәм күрше илнең күп өлешен Венесуэлага кушуны яңабаштан карау турында әйтелгән булган.
Әлбәттә, бу хәлләр төбәктә киеренкелек тудырмый калмаган. Венесуэланың Эссекибо төбәгенә дәгъва итүе аркасында, Бразилия чик буена өстәмә солдатларын җибәргән. Алар сугышчан әзерлеккә китерелгән. Бразилия әлеге бәхәсле территорияләр буенча Венесуэла белән Гайана арасында арадашчы ролен үтәргә җыенган. Бер үк вакытта Бразилия сугыш хәрәкәтләре башлану ихтималлыгын түбән бәяләгән.
Фото:travelinlife.ru