Дөньяда ниләр бар?
7 Декабря 2023, 09:17

Исраф итми яшәргә чакырган

Кыргызстан президенты Садыр Жаппаров чиновникларга үзенең туган көненә бүләкләр бирүне тыйган.

Исраф итми яшәргә чакырганИсраф итми яшәргә чакырган
Исраф итми яшәргә чакырган

Бу хакта министрлар кабинеты рәисе урынбасары Әйдил Байсалов белдергән.

         6 декабрьдә дәүләт башлыгына 55 яшь тулган. «Президент безнең барыбызга да аңа нинди дә булса бүләкләр бирүне тыйды. Ул гаять тыйнак кеше. Өч ел эчендә Жаппаров Кыргызстан халкының аны дәүләт башлыгы итеп сайлап ялгышмавын исбат итте. Садыр Жаппаровны кемнәрдер ошатадыр, кемнәрдер юк, әмма без барыбыз да аңа уңышлар телибез, чөнки аның уңышы — бөтен халкыбыз һәм дәүләтебез уңышы», — дигән вице-премьер.

Президент, тарихи күләмнәрдәге үзгәрешләр кертеп, илдәге хәл-вакыйгаларны төрле яклап үзгәртә алды һәм ул реформа эшләрен дәвам итәчәк, дип тә әйткән министрлар кабинеты рәисе урынбасары.

Жаппаров дөньядагы хәл-вакыйгалар аркасында ил халкына азык-төлекне исраф итми яшәргә чакырган. Бүген ил өчен иң мөһиме — дәүләт дәрәҗәсендә дә, һәр гаилә дәрәҗәсендә дә азык-төлек иминлеге дип билгеләгән.

Садыр Жаппаровны юбилее белән Русия президенты Владимир Путин, Кытай рәисе Си Цзиньпин котлаган.

Фото:abal.kg

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас