Дөньяда ниләр бар?
7 декабрь 2023, 14:39

Гарәпләр Русия лидерына хөрмәт күрсәтте

Соңгы ике айда Владимир Путин берничә илгә эш сәфәре кылды.

Гарәпләр Русия лидерына хөрмәт күрсәттеГарәпләр Русия лидерына хөрмәт күрсәтте
Гарәпләр Русия лидерына хөрмәт күрсәтте
Атна уртасында Русия президенты Владимир Путин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә  һәм Сәгуд Гарәбстанына эш сәфәре белән барды. Пәнҗешәмбе көнне Мәскәүдә Иран президенты Ибраһим Раисины кабул итте. 
Гомумән, соңгы ике айда Владимир Путин берничә илгә эш  сәфәре кылды. Октябрьдә Кыргызстанга барды, аннары Кытайга юл тотты. Ноябрьдә - Казахстанга һәм Белоруссиягә барды. Һәм менә декабрь башында - берьюлы ике гарәп илендә.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Владимир Путин президент Мөхәммәт бән Заид Әл Нахаям белән сөйләшүләр алып барды.  Абу-Дабига очкан вакытта Русия лидерын юл буена  дүрт Су-35С истребительләре озата барган. Моның өчен берничә илдән махсус рөхсәт алынган.
Русия президенты килүе хөрмәтенә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре самолетлары ил күген Русия аләме төсенә буяган. Русия делегациясе автомобильләре үткән чакта пушкалардан залп биргәннәр, Каср Әл-Ватан президент сараенда Русия гимны яңгыратылган.
Сарайда Русия президентын Мөхәммәт бән Заид Әл Нахаям каршы алган. Ул Путинны кадерле дус һәм үзенең илен Якын Көнчыгышта Русиянең иң эре сәүдә партнеры дип атаган. 
Владимир Путин соңгы тапкыр Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә 2019 елда булган иде. Ул чакта Абу-Даби принцына ак шоңкар бүләк итте.  Бүләккә җавап итеп принц Русия президентына Каср әл Хосн сарае макетын бүләк итте. 
Владимир Путин Русия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре мөнәсәбәтләренең бик югары дәрәҗәгә чыгуын билгеләде.  Ул Гарәп Әмирлекләрен Русиянең  гарәп дөньясындагы төп сәүдә партнеры дип атады.  Ике ил арасындагы сәүдә хезмәттәшлегеннән тыш,  халыкара сәясәтнең актуаль мәсьәләләре, Якын Көнчыгыштагы хәл-вакыйгалар буенча фикер алышты.
Сәгуд Гарәбстанында Русия президенты варис принцы Мөхәммәт ибн Сәлмән Әл Сауд белән ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр, халыкара көнүзәк мәсьәләләр, Израиль-Палестина конфликты буенча фикер алышты. Шулай ук нефть базары буенча сөйләшүләр барды.
Путин Сәгуд Гарәбстанында 2019 елда булган иде. Ул чакта хезмәттәшлек буенча 21 килешү төзелде. Шуларның берсе - Нефть җитештерүче илләр хезмәттәшлеге хартиясе.
Дөньяның сәяси экспертлары Русия президенты Владимир Путинның Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Сәгуд Гарәбстанына сәфәр кылуын анализлап, АКШ һәм Көнбатышның Мәскәүне дөнья аренасыннан читләтергә тырышулары тулысынча уңышсызлыкка тарыды дип белдерде. Украина конфликты аркасында Кушма Штатлар  кыен хәлдә, ә инде Русиягә аяк чалырга, ягъни санкцияләр белән изәргә тырышуы, аларга берни дә бирмәде. Русия  икътисады көрчеккә терәлмәү генә түгел, хәтта уңышлы итеп үсешә башлады.
Владимир Путин әлеге гарәп илләренә сәфәр кылган 2019 елдан соң дөньяда халыкара хәл-вакыйгалар кискен үзгәрде. Көнбатыш белән Американың басым ясауларына карамастан Әр-Рияд та, Абу-Даби да Мәскәү белән элемтәләрне саклап калды.  Алар Русиягә каршы санкцияләр кабул итмәү генә түгел, киресенчә, Русия белән хезмәттәшлек элемтәләрен ныгытты. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре исә Русия эшкуарлары өчен уңайлы логистик мәйданга әверелде.
Русия лидеры Мөхәммәт ибн Сәлмән Әл Сауд белән очрашкач: "Безнең сәяси, икътисади, гуманитар өлкәләрдәге эшчәнлегебездә тотрыклы һәм яхшы мөнәсәбәтләр саклана" дип,  Русия белән Сәгуд Гарәбстаны дуслыгына берни дә комачаулый алмаячагын ассызыклады.Путин варис принцын Русиягә чакырды һәм принц аңа ризалык белән җавап бирде.
 
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас