

Франциянең авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре илнең төньяк-көнбатышында урнашкан Бретань җитәкчеләре белән уртак тел таба алмаган. Шуңа күрә фермерлар алардан үч алырга уйлаган.
Бәләкәй хезмәт хакы, ә кибетләрдә әйберләрнең кыйммәтләнүе, салымнарның артуы аларны "чистый" чыгырыннан чыгарган. Хакимияттә зарларын ишетергә һәм тыңларга да теләүче булмагач, протест белдерергә уйлаганнар. Тик мондый алымның файдасы булгандырмы - анысы билгеле түгел, ләкин комбайн белән хакимият йорты тәрәзәсенә тирес сиптергәннәре видеосы бөтен илгә таралган.
Шаккатырлык хәл - моның өчен җәза алудан да курыкмаганнар!