Дөньяда ниләр бар?
6 декабрь 2023, 15:06

Кияүдә рәхәт дип уйлыйлар микәнни?

Шулайдыр, югыйсә Ставропольеда яшәүче 14 яшьлек кыз кияүгә качмас иде...

Кияүдә рәхәт дип уйлыйлар микәнни?Кияүдә рәхәт дип уйлыйлар микәнни?
Кияүдә рәхәт дип уйлыйлар микәнни?

Ставрополье краеның Кочубеевское  авылында яшәүче  14 яшьлек укучы  кыз  укырга йөрмәс өчен йөзәрләгән километр ерактагы республикага качкан.

Телеграм-каналларда язуларынча, кыз бала өйдән төнлә чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Туганнары аның белән элемтәгә керергә тырышкан, әмма кыз телефон трубкасын алмаган. Күпмедер вакыттан соң ул  әнисенә үзе шалтырата да,  Калмыкиянең 300 километрдан ераграк  урнашкан бер авылына   китеп, кияүгә чыгуын хәбәр итә. Ул интернет аша танышкан сөйгәнендә булуын аңлата, без беребезне күптән яратабыз дип ышандыра, башкача мине борчымагыз, дип тә өсти. Нишләргә белмәгән ана полициягә мөрәҗәгать итә. Качкан үсмерне эзлиләр.

Әйтергә кирәк, укыйсы килмәү проблемасы борын-борыннан килә ул. Мәсәлән, язучы һәм драматург Денис Фонвизинның “Недоросль” комедиясе герое  Митрофанушка  да: “Не хочу учиться, хочу жениться!” – ди. Тик мине бер сорау аптырата. Шул яшьтән кияүгә чыгуны (өйләнүне) бәхет дип уйлыйлар микән әллә? 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас