

Төркиядә җыештыручы булып эшләүче бер ир үзен стоматолог дип алдап, пациентның алгы тешләрен алып ташлаган.
Истанбул шәһәрендә стоматология клиникасында булган бу хәл. Пациентның алгы тешләре сау булса да, җыештыручы булып эшләүче ир аларны алып ташларга булган.
42 яшьлек Хакан Йылдирим стоматология клиникасына шалтырата һәм трубканы җыештыручы ир ала. Пациент теше сызлавына зарлана һәм тиз арада кабул итүләрен сорый. Җыештыручы ир аңа кич килергә куша. Табиб киемнәрен кия дә пациентны кабул итә. Ул алгы дүрт тешен алырга кирәк ди. Пациент шикләнә башлагач, җыштыручы ачулана башлый, мине эшләргә өйрәтмәгез ди. Үзен университетта укытам дип тә өсти.
Алынган тешләр урынына азак имплант куярбыз ди, бер мең Төркия лирасы (өч мең сум) акча түләтә. Аннан рецепт язып бирә.
Аптекадагы фармацевт рецептның пичәте юк, дип җавап бирә.
Икенче көнне пациент түз алмаслык авыртулар белән яңадан клиникага юл тота. Ул Шенаслан исемле табибның тешләрен алуын сөйли. Клиникада аңа Шенасланның медицина белеме булмавын, җыештыручы булып эшләвен әйтәләр.
Йылдиримның бите шешеп чыга, аны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып китәләр. Авыртулары бары тик бер айдан соң гына түзә алырлыкка әйләнә.
Җыештыручыны суд 2,5 елга төрмәгә озаткан. Ул пациентка әхлакый зыян түләргә бурычлы.
Моңа кадәр Төньяк Ирландиядә, медицина күрсәтмәсе булмавына карамастан, пациентканы стерильләштергән гинеколог турында язганнар иде. Гинеколог үз белдеге белән бала тапкан хатынның аналык юлларын бәйләп куйган.
Чыганак: lenta.ru