Дөньяда ниләр бар?
5 декабрь 2023, 05:41

Кияүгә чыккач дүрт ел кызлыгын югалтмаган...

Дөнья булгач төрле хәл була. Кытайның Бицзе шәһәрендә яшәүче 24 һәм 26 яшьлек ирле-хатынлы пар гинекологка мөрәҗәгать итәргә булган. Алар табибка балалары булмауга зарланып барган.

Кияүгә чыккач дүрт ел кызлыгын югалтмаган...Кияүгә чыккач дүрт ел кызлыгын югалтмаган...
Кияүгә чыккач дүрт ел кызлыгын югалтмаган...

Дөнья булгач төрле хәл була. Кытайның Бицзе шәһәрендә яшәүче 24 һәм 26 яшьлек ирле-хатынлы пар гинекологка мөрәҗәгать итәргә булган. Алар табибка балалары булмауга зарланып барган.

Хатыны ире белән җенси мөнәсәбәткә кергәндә бик нык авыртынуын әйткән, әмма бала кирәк булгач түзәм инде дигән. Табиб пациентны тикшергәндә аның кызлыгы саф булуын аңлаган. Медицина тикшеренүләре аның диагнозын раслаган: ирле-хатынлы пар дүрт ел буе аналь җенси мөнәсәбәткә кергәннәр, шуңа хатыны бәбигә уза алмаган.

  • Дүрт ел яшәп, хатыны да, ире дә ничек җенси мөнәсәбәткә керүне белмәгән, - ди табиб гаҗәпләнеп. – Бу – бик сирәк очрый торган хәл.

Табиб парга ялгышуларын аңлаткан, китап бүләк иткән. Берничә айдан бәби көткән бәхетле пар хастаханәгә рәхмәт йөзеннән күчтәнәчкә тавыклар белән йомыркалар китергән.

Гадәти булмаган хәл Бөекбританиядә дә теркәлгән: 8 ел бәбигә уза алмаган хатын бер атна эчендә ике тапкыр авырга калган: башта гадәти юл белән, аннан ЭКО ярдәмендә.

Чыганак: lenta.ru

 

fotoxcom.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас