Дөньяда ниләр бар?
5 декабрь 2023, 07:33

Израиль Голан биеклекләреннән китәрме?

БМОның Генераль ассамблеясе 28 ноябрьдә Израильне Голан биеклекләрен азат итәргә чакырды.

Израиль Голан биеклекләреннән китәрме?Израиль Голан биеклекләреннән китәрме?
Израиль Голан биеклекләреннән китәрме?

Документ яклы 91 ил тавыш бирде. Алар арасында Русия, Бразилия, Һиндстан, Кытай, Сәгуд Гарәбстаны бар. Сигез дәүләт, алар арасында АКШ һәм Бөек Британия, каршы булган, 62 ил икеләнүдә калган.

Израильнең БМО Иминлек советының 1981 елда 497 нче Резолюциясен үтәмәве турындагы белдерү 8 пункттан торган әлеге документның башында тора. Документта шулай ук Израильнең Голан биеклекләрен оккупацияләве төбәктә тынычлыкка ирешүгә комачаулаучы киртә дип күрсәтелгән.

         1944 елдан алып Сүриянеке булып саналган Голан биеклекләрен Израиль 1967 елдагы Алтыкөнлек сугыш барышында басып алган. 1967 елдан алып АКШ президентлары Голан биеклекләрен һәм Иордан елгасының Көнбатыш ярын Израиль басып алган җирләр итеп таныган.  Ә менә 2019 елның мартында АКШ президенты Дональд Трамп Голан биеклекләре өстеннән Израиль суверенитетын тану турындагы кәгазьгә кул куйды. Аның берьяклы гамәлләренә каршы Сүрия, Русия, гарәп илләре, Европаның төп илләре һәм АКШ союздашлары каршы булуларын белдерде.  2020 ел ахырында Трамп, бәхәсле Голан биеклекләре Израиль территориясе булырга тиеш дип, янә гарәп дөньясының ачуын кузгатты.

         Сүрия 1800 квадрат километр мәйданны биләгән Голан биеклекләрен үзенең территориясе дип саный һәм аны кире кайтару Израиль белән тынычлык турындагы килешүгә кул кую өчен мөһим шартларның берсеннән санала дип белдерде.

Фото: trip-for-the-soul.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас