Дөньяда ниләр бар?
5 декабрь 2023, 07:08

Безнең газны саталар

Европа Русиянең югары сыйфатлы газыннаннан баш тарта алдымы соң?

Безнең газны саталарБезнең газны саталар
Безнең газны саталар

Русия Украинада махсус хәрби операция башлагач, АКШ белән Евросоюз Русиягә карата туктаусыз рәвештә санкцияләр кертте. Шул исәптә, безнең газ һәм нефтьне сатып алуга карата санкцияләр кертеп тә Русиянең бәкәленә сугарга маташты.

Чынлап та Европа Русиянең югары сыйфатлы газыннаннан баш тарта алдымы соң? Баксаң, Евросоюз илләре Русиянең табигый газын сатып алу гына түгел, аны башкаларга кыйммәтрәк хакка сату белән дә мәшгуль икән.

         Алар Русия газын Бельгия, Испания һәм Франция портларында Ямал һәм төньяк-көнбатыш Европа арасында йөрүче танкерлардан судноларга суырталар икән. Энергетика һәм финанс анализы институты мәгълүматлары буенча, 2023 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр  Евросоюз илләренә килүче 17,8 миллиард кубометр Русия ягулыгының 21 проценты, ЕСка кермәүче Бангладеш, Кытай, Япония һәм башка илләргә юл алучы, судноларга күчереп төялгән.

         Евросоюз, озак елларга төзелгән килешүләргә нигезләнеп, Русия энергия ресурсларын импортка сату мөмкинлеген яклап калырга тырыша. Ул килешүләрне бозган очракта компенсация түләргә туры киләчәгенә басым ясый. Мәсәлән, Бельгиянең «Fluxys” компаниясе «Ямал СПГ»сы белән 2039 елга кадәр килешү төзегән. Шул ук вакытта аңа кадәр Евросоюзның энергетика буенча комиссары Кадри Симсон блокка керүче илләрне Русия табигый газыннан тулысынча баш тартырга өндәгән.

         Быел Евросоюз илләре Русиянең экспортка озаткан табигый газының яртысыннан күбрәген сатып алган. Бу аларга 6,6 млрд.долларга төшкән. Нәтиҗәдә, блок Русиянең иң эре табигый газ сатып алучысы булган. Испания, Бельгия, Франция, Португалия һәм Греция — Европада Русия газын иң күп сатып алучы илләр. Бөтенесе бергә алар хәтта Кытайга караганда да ягулыкны күбрәк алган.

         Күптән түгел Карнель университеты галимнәре Американың  табигый газын файдалану ташкүмер ягуга караганда да зыянлырак булуын белдергән. Галимнәр фикеренчә, газны табу, тазарту, сыегайту, һ.б.эшләр чылбырын башкару,  ягулыкны Дөнья океаны аша ташу аеруча агулы булып саналган метан газының күпләп агып чыгуына китерә икән.

Фото:9111.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас