

Уганда президенты Йовери Мусевени Русияне үз илендә транспорт һәм коммуникацион инфраструктураны үстерүдә катнашырга чакырган. Ул Русия малтабарлары, Африка базарында товар сатып, яхшы табыш ала алырлар иде дигән фикердә.
Мәскәү товарлар җитештерүдә, хезмәтләр күрсәтүдә, автомобиль һәм тимер юлларны үстерүгә дә зур өлеш сала алырлар иде дип саный ул. Дөньяның иң ярлы илләренең берсе буларак, Уганданың Русия базарына ихтыяҗы гаять зур.
Былтыр Уганданың Русиядәге илчесе Мозес Кизиге республиканың үз электромобильләрен җитештерә башлавын һәм якын киләчәктә аларны Русиягә сатарга җыенуын белдергән иде. Уганда йөк машиналары җитештерү буенча «КамАЗ» булышлыгында завод төзү буенча килешү төзегән.
Африканың тагын да бер ярлы иле — Зимбабве дә — Русиянең илнең инфраструктурасын төзүдә катнашуын тели. Аңа портлар, тимер юллар, электр челтәрләре төзүдә ярдәм кирәк. Республика шулай ук үзенең милли валютасына Русия нефтен дә сатып алырга тели.
Фото:geo-1.ru