Дөньяда ниләр бар?
4 декабрь 2023, 14:08

Кара дельфиннар ярга ташланган

Австралиядә Тасмания утраулары ярларына ташланган 34 гринда ягъни кара дельфин табылган.

Кара дельфиннар ярга ташланганКара дельфиннар ярга ташланган
Кара дельфиннар ярга ташланган

Фаразларга ярашлы, кара дельфиннар төркемнең юлбашчысы ялгышы аркасында ярга ташланган. Су хайваннарының берсенең дә гомерен саклап кала алмаганнар. Хайваннарның нәрсә белән булса авырулары мөмкин дигән дигән фаразлар да әйтелә.
Гриндаларның озынлыгы 3,6дан алып 8,5 метрга кадәр җитә. Уртача авырлыклары 800 килограмм тәшкил итә. Бу хайваннарның социаль элемтәләре ныклы, төркемдә йөзгә кадәр зат булырга мөмкин. Төркемне бары тик бер юлбашчы җитәкли. Лидер авырып киткән яисә хаталанган очракта гриндалар күпләп сай урынга килеп бата һәм аннан чыга алмый изаланып һәлак булалар.
Быел июльдә Көнбатыш Австралия штатында 43 кара дельфин ярга ташланган. Кешеләрнең тырышлыкларына карамастан, алар кире океанга керергә теләмәгән. Ветеринар су җанварларын йоклатырга карар иткән.

Фото:stranabolgariya.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас