

"Фобос" һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец белдерүенчә, 26 ноябрьдә Кырымга ябырылган Балкан циклоны көче водород бомбасы ярылуына тиң булган. Циклон шулкадәр көчле булган ки, һәр 20 минут саен, әйтерсең лә, атсмосферада водород бомбасы ярылган төсле тоелган.
Циклон үзе белән койма яңгырлар, секундына 40 метр тизлегендә исүче көчле давыл алып килгән. Меңнәрчә кеше утсыз калган, агачлар ауган, газүткәргечләргә зыян килгән. Давыл Кырым Республикасының 320 торак пунктына кагылган, шуларның 278ендә электрсыз торып калганнар.
Давылда 5 кешенең гомере өзелгән, 12 кеше яраланган. Кырым инфраструктарасына 1,3 млрд. сумлык каза килгән.
Йә Хода, үзең сакла табигать дәһшәтләреннән!
Фото:go-travel.ru