Дөньяда ниләр бар?
28 ноябрь 2023, 11:07

Түрә руль артына исерек килеш утыруын таныган (фото)

Кем әйтмешли, хаталардан беркем хали түгел...

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы.

Ханты-Манси автономияле округының Березово  районы башлыгы Павел Артеев руль артына исерек килеш утырып йөргәне өчен  халык алдында  чын күңелдән тәүбә иткән.

Район хакимияте башлыгы 25нче ноябрь төненә карый Березово поселогында ЮХХДИ хезмәткәрләре аны руль артында исерек килеш туктатулары  турында сөйләгән. Ул үз машинасында булган.

Артеев бу хакта “теләсә нинди гайбәт һәм имеш-мимешләр” булмасын өчен  социаль челтәрләрдә үзе язып чыккан һәм район халкыннан гафу үтенгән:

“Мин сезнең алдыгызда икеләтә гаепле, чөнки сезнең мәнфәгатьләрегезне яклаучы һәм кешеләр файдасына эшләүче чиновник буларак, тәртипсезлек үрнәге күрсәттем. Кызганыч, кылган эштән соң  гына хәлнең никадәр җитди икәнлеген аңлыйсың икән. Мин закон нигезендә каралган җәзаны үтәргә әзер. Кылганнарыма чын күңелдән үкенәм”.

Комментарийларда Артеевны күпләр хуплап чыккан һәм аның бу адымын кыю дип атаган.

Түрәнең, машина белән идарә итүне югалтып, кюветка төшеп китүе билгеле (социаль челтәрдә ул бу хакта тәфсилләп язып тормаган).  Каза күрүчеләр юк.

Соңрак ачыклануынча, руль артына исерек килеш утырган  Артеев медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан булган.

Шунысы кызык: чиновникның өч көн элек исерек килеш руль артына утырып тотылуы турында белгән кеше юк иде, дигәндәй. Ә менә социаль челтәрдә язган посттан соң аның хакта барысы да сөйли-яза.

Ә шулай да афәрин. Бик сирәк түрә закон яисә кагыйдәләр бозуын  шулай ачыктан-ачык таный бит. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас