

Стәрлебаш районында болан кешеләр янына чыгып йөрергә ияләшкән. Җирле халык аны торак пунктлар тирәсендә беренче елгына очратмый инде. Урман җәнлегенә кешеләр Шаляпин дип кушамат такканнар. Бүген социаль челтәрләрдә Әмир авылы тирәсендә 24 ноябрьдә төшерелгән видео пәйда булды. Шаляпинны очраткан ирле-хатынлы аны ипи белән сыйлаган. Видео кадрларында боланның шикләнмичә һәм курыкмыйча кеше кулыннан ризык ашавы күренә.
Ел башында Шаляпин турында интернетта күп яздылар. Ул чакта болан Өчегән-Әсән авылына килгән булган. Стәрлебашлыларның хәтта үз юрамышлары бар. Шаляпинны очрату – уңышка һәм бәхеткә, дип саный алар.
Чыганак: bashinform.ru