

2016 — 2020 ел эчендә генә 175 бозлыгы эреп беткән. Бу хакта Перу галимнәре белдерә.
Бозлыклар эрүенә җир йөзендә һава температурасы үзгәрүе йогынты ясаган дип саный алар. Бозлыклар мәйданнары, бигрәк тә тропик районнарда, елдан-ел кечерәя.
Көньяк Американың бу илендә нибары 1050 квадрат километр боз калган. Бу исә бозлыкларга беренче тапкыр инвентаризация үткәрелгән 1962 нче елда теркәлгән мәйданның 44 процентын тәшкил итә. Перуда бозлары тулысынча эреп беткән берничә тау сырты бар. Чили исә 1962 нче елдан алып 99 процент бозлыгын югалткан.
Чили Латин Америкасы өчен зур әһәмияткә ия. Чөнки дөньядагы иң озын һәм иң көчле агымлы Амазонкага Чили бозлыгыннан сулар агып төшә. Бозлыкларның югалуы түбән урыннарда яшәүчеләргә куркыныч тудыра. 1970 елда 7,9 магнитудалы җир тетрәвеннән соң, Төньяк Анды тауларының Уаскаран карлы тау башларыннан зур боз кителеп төшкән. Җимерелеп, диңгез култыгына төшкән һәм балчык агымы ишелүенә китергән. Ишелгән балчык Юнгай шщһәрен җимергән, 20 меңнән артык кешенең гомерен өзгән.
Фото:tj.sputniknews.ru