

Русия белән Финляндия арасында киеренкелек туды. Моңа Сомали, Йәмән, Сүрия кебек илләрдән Финляндиягә качаклар килүе сәбәпче булган. Финляндия чит ил эшләре министры Мари Рантанен белдерүенчә, качаклар Финляндиягә Русия аша керә. Соңгы берничә көн эчендә генә Русиядән Финляндиягә 400ләп качак керде дип белдергән министр. Сыену урыны эзләүче мигрантларга арадашчылар ярдәм итә, ди ул. Арадашчылар, нигездә, гарәп илләреннән булган качакларга Санкт-Петербургка кадәр килүне оештыралар, аннары аларны 30 километр якынлыкта чик буенда калдыралар, калган юлны мигрантлар үзаллы үтәләр ди. Имеш, Европага керүнең "билет" хакы 2 - 3 мең еврога төшә.
Финляндия 2023 елның 18 ноябреннән 2024 елның 18 ноябренә кадәр Санкт-Петербургка якын торган 4 контроль-үткәрү пунктын (КПП) ябарга мәҗбүр булган. Шулай ук Лапландиядә Салла аша контроль-үткәрү пунктына Финляндия солдатларын китергәннәр. Алар Русия белән чик буенда киртә кора. Салла КППсы Мурманск өлкәсеннән 170 километр арада урнашкан.
Финляндия чик буенда мигрантлар белән килеп туган мәсьәлә буенча Русия белән сөйләшүләр алып бара башлаган. Әмма ике арада фикер уртаклыгы юк. Русия президентының матбугат хезмәте секретаре Дмитрий Песков Русия чик сакчылары Финляндия белән чик буенда бөтен кагыйдәләрне үти, шуңа күрә Мәскәү Хельсинкиның уйлап чыгарган гаепләүләрен кабул итми дип белдерде. Ул шулай ук Русия Финляндиягә качаклар агымы үтеп керүенә булышлык итә дигән гаепләүләрне дә кире какты.
Хәер, әлегә Финляндия Русия белән чик буенда чикләүләрне ныклап катылату идеясен хупламаган. Финляндия юстиция вице-канцлеры Микко Пуумалайнен хөкүмәтнең тәкъдимен кире каккан. Русия белән чик буен тулысынча ябуга сәбәп юк дигән ул.
Фото: iz.ru