Дөньяда ниләр бар?
26 ноябрь 2023, 08:27

Эрдоган Газзәгә ярдәм итәргә чакырган

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган "калын кесәле" илләрне Газзәне тергезү фондына ярдәм күрсәтергә чакырган.

Эрдоган Газзәгә ярдәм итәргә чакырганЭрдоган Газзәгә ярдәм итәргә чакырган
Эрдоган Газзәгә ярдәм итәргә чакырган

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган "калын кесәле" илләрне Газзәне тергезү фондына ярдәм күрсәтергә чакырган. Әлеге Фонд Әр-Риядта үткән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы саммиты кысаларында оештырылган.
Төркия Газзәне яңадан аякка бастыру өчен бөтен тырышлыгын салачак дигән ул. Моннан тыш, Эрдоган Израиль сәясәте белән килешергә җыенмауларын да билгеләгән. "Газзәне кешеләрсез калдыру өчен җирләрне туктаусыз оккупацияләү һәм узурпацияләү исәбенә үсүче" Израиль сәясәте белән килешергә җыенмавын белдергән.
Рәҗәп Эрдоган, шулай ук, яһүт дәүләтендә алар күпкә күбрәк дип, Израиль белән Палестинаның ХАМАС хәрәкәте арасында заложникларны алмашуга чакырган.
Эрдоган Берлинга баргач, Германия канцлеры Олаф Шолц белән бергә үткәрелгән матбугат киңәшмәсендә атом-төш коралына ия булу фактын яшерә дип, Израильгә карата гаепләүләр белән чыгыш ясаган.

Фото:rbc.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас