Дөньяда ниләр бар?
26 ноябрь 2023, 05:41

Аргентинада - яңа президент

Милей властька килүенең беренче көннәрендә үк кискен белдерүләр ясаган. 

Аргентинада - яңа президентАргентинада - яңа президент
Аргентинада - яңа президент
Агымдагы атнада Аргентинада президент сайлауларының икенче туры үткән. Сайлаучыларның 55, 72 процент тавышын җыеп "Азатлык җитә" оппозицион партиясеннән кандидат сәясәтче Хавьер Милей җиңү яулаган.
Ул властька килүенең беренче көннәрендә үк кискен белдерүләр ясаган. Милей икътисадны долларлаштыру, хосусыйлаштыру, шул исәптә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә дә, яклы чыгыш ясый. Милей Кытай, Бразилия һәм Русия белән хезмәттәшлек итүдән баш тарту яклы. Ә менә АКШ һәм Израиль белән дуслыкны ныгытырга кирәк дип саный.  Ул шулай ук Аргентинаның БРИКСка керүенә дә каршы. "Пычкылы икътисадчы" кушаматлы бу сәясәтче ил бюджеты чыгымнарын ныклап кисәргә вәгъдә иткән -  Аргентина Үзәк Банкын тарату белән янаган. 
Аргентинаның яңа президенты Бөек Британиягә дә янап өлгергән.  Властька килү белән Фолкленд утраулары бәхәсен яңадан кузгаткан. Билгеле булуынча, 1982 елда әлеге бәхәсле утраулар аркасында Аргентина белән Бөек Британия арасында сугыш чыккан. Хавьер Милейның әлеге мәсьәләне янәдән күтәрүе, әлбәттә, Лондонның ачуын китергән, ул бәхәсле утраулар белән идарә итүен дәвам итәчәген белдергән. Аргентинаның яңа президенты аларны "кире кайтарырга" вәгъдә иткәннән соң, Бөек Британия "Фолкленд утраулары буенча бәхәс булырга тиеш түгел" дигән катгый белдерү ясаган. "Фолкленд утрауларының Бөек Британиянеке булуында һичнинди шик юк",- дигән Британия премьер-министры Риши Сунак.
Инде тагын зур низаг туармы, инглизләр "Фолкленд", ә аргентиналылар "Мальвин" дип атаган утраулар өчен. Конфликт куркыныч төс алмасмы? Вакыт күрсәтер. Әлегә исә Аргентинаның яңа сайланган президенты утрауларны дипломатия каналлары буенча, ягъни тыныч юл белән, кире кайтаруга бөтен тырышлыгыбызны салачакбыз дигән. 
Аргентинаның яңа президентына Русиянең нинди өметләр баглавына килгәндә, Мәскәү аның яңа министрлар кабинеты белән хезмәттәшлекне ныгытуга ышанычын белдерде. Русия Аргентинага ярдәм кулы сузарга әзер дус булып калачак һәм Латин Америкасының бу иле дә шундый ук фикердә дигән ышанычта.
 
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас