

Пенза шәһәре мэры Александр Басенко мәктәп стеналарында махсус операциядә катнашучыларга багышланган мемориаль тактаташлар куюны туктатып торырга чакыра.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, балалар психикасын кайгыртырга кирәк һәм мәктәп биналарында некропольләр булдырырга кирәкми.
“Мәктәп биналарында зур күләмдә урнаштырылган мемориаль тактаташлар балалар психикасына нинди йогынты ясавы хакында уйлануыгызны телим. Бу бит иң элек белем бирү учреждениеләре, анда җиде яшьтән алып балалар укый”, – дигән Басенко.
Шул ук вакытта мэр гомумән мемориаль тактаташлардан баш тарту өчен чыгыш ясамавын әйтә. Ул МХО тәмамлануын көтеп, барлык геройларны да бер тактатада санап чыгарга киңәш итә.
Күп тә үтми Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн Пенза мэры гамәлләрен тәнкыйтьләп чыкты. Ул Александр Басенконың позициясен дөрес түгел дип атый һәм аның гамәлләрен губернатор төзәтер дигән өмет белдерә. Депутат геройлар истәлеген мәңгеләштерүне дәүләтнең иң мөһим бурычларының берсе булуын ассызыклады.
Чыганак: lenta.ru