

Палестинаның ХАМАС хәрәкәте белән Израиль сугыштан туктап тору һәм заложникларны Палестина тоткыннарына алмашу турында вакытлы килешүгә ирешкән.
"Катар һәм Мисырның ару-талусыз тырышлыклары аркасында, берничә көнгә сузылган авыр сөйләшүләрдән соң, без 4 көнгә гуманитар килешүгә ирештек",-диелгән ХАМАС белдерүендә. Килешү шартлары буенча Израиль төрмәләреннән Палестинаның 150 тоткынын азат итүгә алмашка әсир итеп алынган 50 хатын-кыз һәм балалар азат ителәчәк.
Яклар Газзә секторы территориясендә вакытлыча утны һәм бөтен хәрби хәрәкәтләрне туктатып торырга килешкән. Моннан тыш, Газзәнең бөтен урынына да гуманитар йөк төягән йөзләрчә машиналарны кертәчәкләр.
Фото:absatz.media