Дөньяда ниләр бар?
24 ноябрь 2023, 17:28

Путин Яңа ел әкиятен тыңлап бетермәгән

Сәбәбе булгандыр.

“Ясалма интеллект дөньясына сәяхәт” форумында Владимир Путин ясалма интеллект уйлап чыгарган әкиятне  ахырына кадәр тыңлап бетермәгән.

Zvezdanews Телеграм-каналы бастырган видео кадрларыннан күренүенчә, Русия лидеры  нейрочелтәргә Яңа ел турында әкият уйлап чыгарырга заказ ясый.  30 секунд дәвамында ясалма интеллект  Путинның заказын эшкәртә. Моннан соң  мониторда әкият тексты пәйда була һәм аны хатын-кыз тавышы сөйли башлый. Әкияттә Кыш Бабай белән Карсылу урман читендә яшәп яталар һәм Яңа елга әзерләнәләр. Бермәлне аларның йортларына ут каба, әкият персонажлары нишләргә белмәгәндә аларга ярдәмгә тылсымчы килә. Янгынны тиз арада сүндергән тылсымчыга әкият персонажлары  бүләк ясарга уйлый. Шул моментта Президентка тагын бер чара планлаштырылуын исенә төшерәләр һәм ул әкиятне тыңлап бетермичә китә.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас