Дөньяда ниләр бар?
22 ноябрь 2023, 14:30

"ВКонтакте"га ни булган?

Кичкә таба бу социаль челтәр эшләмәде. Сез дә керә алмадыгызмы? 

Русия кулланучылары “ВКонтакте“ социаль челтәре сайтының һәм кушымтасының эшләмәвенә зарланды. Моны интернет ресурсларына керү проблемаларын күзәтеп торучы портал раслый.  

“ВКонтакте“ эшенә шикаятьләр Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтән килә башлый. Күпчелек кулланучылар (53 процент) кушымтага керергә тырышканда кыенлыкларга дучар булган. Бер өлеше (39 проценты) социаль челтәрнең бөтенләй эшләми, дип белдергән.  Тагын берничә кеше (9 процент) сайтның төзексезлеге турында хәбәр иткән.

Социаль челтәр эше белән проблемалар бөтен Русия буенча теркәлгән. Иң күп шикаятьләр Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Саратов, Казан, Уфа  һәм Чиләбедән килә. “ВКонтакте“ның матбугат хезмәтендә җитешсезлек турында мәгълүматны раслаганнар.

 "Кулланучылар “ВКонтакте” сервисларының  бер өлешен йөкләүдә кыенлыклар кичерергә мөмкин. Без тулы күләмдә җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшлибез”, –   дип хәбәр иткән социаль челтәр вәкилләре. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас