

Ханты-Манси автономияле округының Пыть-Ях шәһәрендә 12 яшьлек малайны ипи алганнан соң калган акча өчен баш мие селкенгәнче кыйнаганнар.
Кыйналган малайның абыйсы сүзләренчә, алтынчы сыйныфта укучы энесе якында урнашкан “Романтик” кибетеннән кайтып килгән. Аңа өч таныш булмаган егет ташланган, алар малайдан акча таптырган. Малай акча бирмәгәч, бу өч егет, аны мәктәп артына алып барып, каты тукмаган.
Күпсанлы гематомалар һәм баш мие селкенгән укучыны дәваханәгә илткәннәр. Ул гына түгел, укучы хәтерен югалткан (!) һәм шул сәбәпле ул кыйнаучыларның билгеләрен тасвирлый алмаган. Полиция хезмәткәрләре тикшерү оештырган. Бу хәбәр узган атнада таралган иде. Полиция тикшерүеннән соң түбәндәгеләр ачыкланган.
Баксаң, алтынчы класста укучы малай, ипи алганнан соң калган сдачаны янында калдырыр өчен үзен-үзе кыйнаган. Полицейскийлар видеокүзәтү камераларын карап чыккач, малайның үзен-үзе кыйнавын күргән. Өйгә кайткач, малай, аны кыйнап, акчасын талап алулары турында сөйли.
Мондыйны ишеткән дә, күргән дә юк иде әле...
Чыганак: lenta.ru