Дөньяда ниләр бар?
21 ноябрь 2023, 05:29

Буран вакытында баланы автобустан төшереп калдырганнар

Кешелеклелек сыйфатлары калмаган ахры бездә...

БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

Саратовта 11 яшьлек кыз баланы өч тапкыр билет хакы түләргә мәҗбүр иткәннәр, әмма ахырда барыбер  буран вакытында транспорттан  төшереп калдырганнар.

“Версия-Саратов” басмасы язуынча, бу хакта баланың әнисе редакциягә килеп сөйләгән. Ана сүзләренчә, банк терминалы юл хакын салдырып ала алмагач, контролер аны тагын  ике тапкыр юл бәясен түләргә мәҗбүр иткән, әмма ахырда тышта көчле буран булуга карамастан, барыбер төшереп калдырган.

Соңрак ачыклануынча, баланың банк картасында акча җитәрлек булган һәм  өч тапкыр юл бәясе салдырып алынган, ә менә моны дөрес күрсәтмәгән банк терминалы төзек булмаган. Кыз баланың әнисе картадан акча салдырылуын дәлилләгән белешмәне күрсәткән.

Балаларны түләнмгән юл хакы өчен төшереп калдыруны тыючы законны бозган контролерны ачыклаганнармы, юкмы, бу хакта хәбәр ителми. Шәһәр хакимиятендә дә бу вакыйгага карата бер комментарий да бирмәгәннәр.

Әйткәндәй, 16 яшькә кадәрге билетсыз балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны 2021 елдагы закон нигезендә тыйдылар. Нишләп кайсыбер контролер яисә кондукторлар аны бозадыр... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас