

Бу атнада Көньяк Корея ике арада сугыш чыккан очракта Пхеньянга ярдәм күрсәтергә карар кылган дәүләтләрдән үч алу белән янады.
Корея Республикасының оборона министры Син Вон Сик, әгәр КХДР тагын бер тапкыр көньякка бәреп керсә, БМО Командованиесе җитәкчелегендәге халыкара җәмәгатьчелекнең каты җәзасына дучар булачак дигән ачулы белдерү ясагән. КХДР исә БМО Командованиесе эшчәнлеге икенче корея сугышын китереп чыгару шартларын тудыруга алып бара дип саный. Америка Корея ярымутравын басып алырга өметләнә ди КХДР.
Быел июньдә АКШ белән Көньяк Корея зуркүләмле хәрби күнекмәләр алып барган иде. КХДР аларның бу гамәлләре Корея ярымутравын атом-төш сугышына этәрә дигән фикердә.
Әйткәндәй, Америка КХДРны Русиягә корал сатуда гаепли. РФ президенты Владимир Путин без Төньяк Корея белән күршеләрчә ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлегебезне дәвам иттерәчәкбез диде.
Фото:stranabolgariya.ru